Сәясәт
19 Сентября , 03:15

Мин бердәмлек өчен тавыш бирдем

Сәйтәк авылыннан Гүзәлия Кави кызы Фәритова 1137 санлы сайлау участогына зур өмет баглап килде. Балачактан бердәм булганда гына зур эшләрне җиңел башкарып булганын ул яхшы белә.

Мин бердәмлек өчен тавыш бирдемМин бердәмлек өчен тавыш бирдем
Мин бердәмлек өчен тавыш бирдем

 

—Әле  бик җитди эш бара — илнең иртәгәсе хәл ителәчәк. Бүгенге сайлавыбыз киләчәкне билгели. Бердәм булсак, бергә булсак бар кыенлыкларны тизрәк җиңәрбез. Шулай булганда гына җиңүне якынайта алабыз.  Балаларыбыз, кияүләребез сабыйлары янына тизрәк кайтыр.  СВОга мобилизация игълан ителгәч үк юлланган "Саман" позывнойлы киявемнең исән-сау кайтуын көтәбез. Мин бердәмлеккә ышанам , —дип үз фикерен җиткерде Гүзәлия Кави кызы.

Йөрәк түрендәге өметләр тормышка ашсын.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас