Иске Балтач авылында яшәүче Альбина һәм Рәлиф Әхкәмовлар гомумән иртәнге сәгатьтә сайлауны хуп күрә. Эшне башта ук төгәлләп кую отышлы. Мондый хакыйкать белән килешә алар.
Кызлары Самира әти-әни белән мөһим кампанияне күрергә килгәннәр. Әхкәмовлар сайлауларда һәрчак актив катнаша. Һәр кеше үз киләчәген, юлын сайларга хокуклы. Шуңа сайлауда үз фикерләрен һәр сайлаучы җиткерергә тиеш, дип мөһим кампаниягә кушылалар.