Иске Балтач авылында яшәүче Альмира һәм Флүр Шәвәлиевлар гомумән иртәнге сәгатьтә сайлауны хуп күрә. Калган эшкә кар ява, дигән сүз белән килешә алар.
Газ хезмәтендә озак еллар көч салган Флүр Шәвәлиев һәм халык мәшгульлеге үзәгендә эш буенча белгеч вазифасында эшләүче Альмира Шәвәлиева вакытның мөһимлеген һәм кадерен беләләр.