Ильвира һәм Илнур Гайфуллиннар актив райондашларыбызның берсе.
—Алдагысын сайлыйбыз. Дөньялар тыныч булсын, иртәгәбез өметле булсын, дип бергәләшеп килдек, —ди Росгвардия хезмәткәре Илнур Гайфуллин.
Ильвира Гайфуллина исә тормыш иптәшен тулысынча хуплады: "Гаиләле кешеләр балалары турында уйлап тавыш бирә. Без дә шулай тавыш бирдек. Илнурның сүзләре белән килешәм".