Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 март , 11:43

Үткән сайлауларда иҗади УИК командасы

 Гомумән эзләнү юлында булган кеше нинди эш башкарса да үз юлын эзләүчән. Сайлау участок комиссиясендә  үз өлешен керткәннәр арасында да андыйлар бар.

Үткән  сайлауларда иҗади УИК командасы
Үткән сайлауларда иҗади УИК командасы

Иске Балтачтагы 1164нче "Үзәк"сайлау участок комиссиясе командасы иң иҗади кешеләр исәбенә кертергә мөмкин!

Өч көн үткән сайлауларда, ягъни Русия Федерациясе Президенты сайлауларына шулай участок сайлау комиссиясе әгъзалары иҗади рәвештә әзерләнделәр. Бу юлы бердәм кием стилен уйлап таптылар. Уйланганны чынбарлык иттеләр. Бәйрәм мохитен тудыруда бердәм кием булдыру өлеш кертә. Үз эшен яратып башкарган шәхесләр шулай гел эзләнү юлында. Алар мөһим  кампанияне көтеп алып, бар таләпләрне үтәп, сайлаучыларны ихлас каршы алып, озатып калдылар.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: