Гөлназ һәм Наил Сәрвәретдиновлар балалары белән бергәләшеп Иске Балтачтагы 1160нчы “Молодёжный" сайлау участокларына иртәнге сәгатьтә килделәр. Балалары кечкенә булса да әти-әниләре белән бик мөһим эшкә кушылган. Кешеләр очрашып, аралашып алуын кызчык ихлас куанып кабул итте. Әти-әниләре исә мөһим чараны озакка сузмый башкаруны сайлады. Иртәгәсе көн нинди буласын шундый сайлауларда халык билгели дә инде. Сайлауларга барырга кирәклеген сабый шулай аңлап кабул итәчәк.
Рима Вәлиева фотосы.