Мата авылында, 1180нче сайлау участогында, сайлаучыларны кайнар чәй, коймак белән каршы алдылар. Ил Президентын сайлау— мөһим кампания. Бирегә олысы-яше килүе гадәти. Авылда халык бер-берсен яхшы белә, аралаша. Бер очрашу—үзе бер гомер, диләр. Кунакларны каршы алганда кебек әзерләнде маталылар. Якташларын ихлас күңелдән, ачык йөз белән каршы алдылар . Аралашу, күтәренке кәеф белән озатып калу халкыбызның гореф-гадәте дә ул.
Мөһим сайлау белән киләчәкне билгели халык. Шуңа да бәйрәм мохите бу чарада булдырылды.