"Сайлауларның беренче көнендә үк Иске Балтач авылыннан Әхнәф Мазһаров һәм Югары Карыш авылыннан Афзал Фазлыев ил Президентын сайлауда тавыш бирделәр, Русиянең якты һәм тотрыклы киләчәгенә нигез салдылар"—дип социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев соклануын белдергән.
Олы тормыш тәҗрибәсе булган олы ихтирамга лаек шәхесләр гомер буе актив тормыш позициясендә калалар.