Барлык яңалыклар
Сәясәт
27 гыйнвар 2023, 12:20

Дин әһелләре янә МХОда алгы сызыкта

Башкортстанның дин әһелләре махсус хәрби операциягә юлландылар.

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләре сәхифәсендә пост урнаштырган. Анда: "Безнең кадерле Хәмзә хәзрәт һәм Виктор отец кыска вакытлы ялдан соң янә алдынгы сызыкка юл тота. Аллаһы Тәгалә аларны һәм безнең барлык сугышчыларны сакласын!"-дип язылган сүзләр бар. 

 Махсус хәрби операциядә чакта үзләрен аямаган якташларыбыз белән бергә рухи көч-куәт биргән дин  әһелләре булуы зур әһәмияткә ия.

Протоиерей Виктор Иванов һәм Хәмзә хәзрәт ир-егетләр белән  һәрчак аралашып торуы, дөньяви хәлләр турындагы сорауларга җавап бирүе, тормыш сынауларын лаеклы үтү турында  аралашуы бик фәһемле. Исән-сау туган якларга кайтсыннар һәммәсе дигән теләктә кала башкортстанлылар.

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: