Барлык яңалыклар
Сәясәт
13 гыйнвар 2023, 10:34

Башкортстан беренче Президенты Мортаза Рәхимов белән хушлаша

"Мин һәрвакыт дәүләт эшлеклесе һәм үз илемнең патриоты булдым һәм булып калам. Үз илемдә һәм республикамда нәрсә булачагына мин битараф түгел”, – дигән иде Мортаза Гобәйдулла улы...

Башкортстан беренче Президенты Мортаза Рәхимов  белән хушлаша
Башкортстан беренче Президенты Мортаза Рәхимов белән хушлаша

11нче гыйнварда Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов вафат булды. Бу хакта үзенең социаль челтәрләрендә республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

- Мортаза Гобәйдулла улы вафат булды. Без бөтен булмышын республикага һәм Русиягә хезмәт итүгә багышлаган башкорт халкының бөек улы алдында башыбызны иябез. Хушыгыз, хөрмәтле Мортаза Гобәйдулла улы, - дип язган  Радий Хәбиров.

Декабрь ахырында үзенең зур интервьюсында Радий Хәбиров Мортаза Рәхимов белән даими аралашуын телгә алган иде.

"Ул бераз авырый. Без күптән түгел Мортаза Гобәйдулла улы янында булдык. Без аңа хезмәте өчен рәхмәт белдерәбез һәм һәрвакыт тирән хөрмәт белән карыйбыз. Яңа ел алдыннан, һичшиксез, Мортаза Гобәйдула улы янына барачакмын", —диде ул чакта Радий Хәбиров...

 Үткәннәр тарих битләрендә урын алган.

“ Мин һәрвакыт дәүләт эшлеклесе һәм үз илемнең патриоты булдым һәм булып калам. Үз илемдә һәм республикамда нәрсә булачагына мин битараф түгел”, – дигән иде Мортаза Гобәйдулла улы президентлык иткән чорында.

Мортаза Рәхимов үзенә дә, башкаларга карата да таләпчән булды. Эш кешене тәрбияли принцибы балачактан үз итте . Мортаза Рәхимов ял көннәрендә дә, район-шәһәрләр буйлап меңләгән чакрым юллар үтте. Ул республика күләмендә барган авыл-шәһәрләрдәге мөһим объектлардагы төзелеш эшләрен контрольдә тотты.  Авыл хуҗалыгында мөһим кампанияләре чорында басу-кырларны урап кайту, проблемаларны  хәл итү аның өчен табигый булды.

Балтач районында ул вакыт төзелешләре, күркәм эшләре, халык мәнфәгатен хәстәрләү вакыты белән тарихка кереп кады. Район үзәгендә икенче мәктәп, Иванай авылында урта мәктәбе, автовокзал бинасы, үзәк район дәваханәсе биналары, социаль-мәдәни үзәкләр һәм башка объектлар, "Көньяк" микрорайоны сафка басты.  Тырыш эшләренә тарих үзе бәһа бирер...

Башкортстан халкы Мортаза Рәхимов белән хушлаша. Урыны  җәннәттә булсын.

Газим Талипов фотолары.

Автор:
Читайте нас: