Барлык яңалыклар
Сәясәт
17 октябрь 2022, 16:04

Радий Хәбиров Яңа елга шау шулы бәйрәмнәр үткәрүне һәм күңел ачуны тыйды

Башкортстан Башлыгы махсус хәрби операция үткәрү чорына артистлар җыеп зур бәйрәмнәр үткәрүне һәм моңа акча тотуны тыйды.

Башкортстан Башлыгы Хөкүмәтнең ЦУРдагы атналык оператив киңәшмәсенде махсус хәрби операция үткәрү чорына артистлар җыелып зур бәйрәмнәр үткәрүне һәм моңа акча тотуны тыйды.

"Мин барысына да мөрәҗәгать итәм, якын вакытта концерт һәм күңел ачу чаралары турында онытып торырга кирәк, мин моны үзем контрольдә тотам. Алда Яңа ел, без аны, һичшиксез, үткәрәчәкбез, гаиләләр дә, балаларыбыз да бәйрәм һәм бәхет хисен тоярга тиеш», - диде Радий Хәбиров. Ул шулай ук муниципалитет администрацияләре башлыкларына яңа ел иллюминациясен яңартуны тыйды. "Яңа чыршылар алу юк, сезгә булганын кулланырга кирәк и, мин бәйрәмнәр өчен барысын да сатып алуны тыям, ансыз үлмәячәкбез, Яңа елны аннан башка да яхшы кәефтә үткәрәчәкбез. Тагын бер кат әйтәм, артистлар юк, теләсәгез - гармун алып үзегез җырлагыз», - диде республика җитәкчесе.

Радий Хәбиров сүзләренә караганда, хәзерге вакытта барлык акчалар да икътисадны үстерүгә, социаль өлкәгә, мобилизацияләнгән һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә юнәлдерелергә тиеш. Ул үз администрациясе башлыгы Максим Забелинга республикабызның мобилизацияләнгән халкының балаларына аерым игътибар бирергә кушты. «Яңа ел беренче чиратта балалар бәйрәме, һәм бу бик мөһим. Барысын да аңлап, Яңа елны үткәрербез. Калганы иң яхшы вакытка кадәр», - диде Радий Хәбиров мөһим темага игътибарны юнәлтеп.

 

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: