Барлык яңалыклар
Сәясәт
7 сентябрь 2022, 10:47

Президент Горбачёвның баҗасы— якташыбыз

Бер мәкаләгә тап булдым.  Андагы Раиса Максимовнаның сеңелесе Людмиланың  тормыш иптәше Дамир Аюкасов белән Уфада яшәүләре  турында мәгълүмат элекке чакка кайтарды кебек...

Бертуган Ракия апам медицина институтының кичке бүлегендә укып йөрегән чагы. Шәфкать туташы буларак, дәваханәдә эшли иде ул. Ал-ял белми белем ала, гамәли дә белемен ныгытырга эшендә форсат туа.

 Ул: "Безнең дәваханәдә Михаил Горбачёвның әбисе яткан икән. Авырулар карасын  өчен залда телевизор куелган. Бик тыйнак кына апа анда "Яңалыклар" вакыты җитсә һәрчак чыгып утыра иде.  Махсус шуны гына көткән кебек. Дару таратканда дәшеп алырга туры килә. Сәясәтчеләр турында видео күрсәтсәләр: "Ой, вот Раечку показывают",—дип шатланып әйтеп куя үзе.  Ә шул ук вакытта дәваханәдәге ир-ат Михаил Горбачёв телевизорда күренү белән җитәкчене тиргәргә дә күп сорап тормыйлар.  Кемдер соңрак бу әби президент Горбачёвның хатынының әнисе булып чыгуын әйткән. Раиса Максимовнаның сеңелесе Уфада яши икән,  аның ире безнең якташ булып чыккан.Табиблар  моны белгәч ачуланып йөрделәр. Ник шундый кеше ятуын искәртмәдегез, белми властьның медицинага ярдәме булмавын кырысрак әйтеп ташлавыбыз бар. Аннан котың очып йөре, имеш",—дип миңа сөйләгәне хәтердә. Минем дә студент чак. Республика матбугатында практикага йөргән чак. Ник куркалар, хәзер үзгәртеп кору чоры, һәркем үз фикерен әйтергә хаклы, дигән самими уйлар килде башыма.

 Дәвалаучы табиб белсә дә коллегаларына әйтмәгәне билгеле булган. Ракия апама шулчак  икеләнүемне белдердем: "Берәр танылган кеше ишетелү белән аны Башкортстанга бәйләргә генә торалар. Җырчы  Юрий Шатунов,  дирижёр Владимир Спиваков, балет йолдызы Рудольф Нуриев һәм башкалар. Дөресме, белмим. Ышаныргамы, юкмы ",—дидем. Апа ни ишеткән, шуны гына әйтүен билгеләде. Ә дәваланучы хатын үтә тыйнак булуын ассызыклады һәм бу темага янә кайтмадык...

Бермәлне  "Аргументы и факты" гәзитендәге , ялгышмасам, бер мәкаләгә тап булдым.  Андагы Раиса Максимовнаның сеңелесе Людмиланың  тормыш иптәше (чыгышы белән Зианчура районыннан)  Дамир Аюкасов белән Уфада яшәүләре  турында мәгълүмат элекке чакка кайтарды кебек. "РСФСРның атказанган уйлап табучысы" Уфа заводында көч салуы, Людмила Максимовнаның табиб булуы турында язылган иде. Әле, СССР Президенты вафат булгач, күпләр бу шәхескә бәйле истәлекләрен социаль челтәрләре битләрендә урнаштыра башлады. Шунда Людмила Максимовнаның Уфа шәһәренең  41нче поликлиникасында табиб булып эшләве, ә  Дамир Аюкасовның  Уфа шәһәренең 40нчы заводында көч салуы турында  мәгълүматларга тап булдым.  Димәк, әбисе кияү белән кызында яшәп алуы табигый. Тыныч, тыйнак әби Александра Петровна Титаренко Уфа табибларының булдыклы булуларыа сүз тидермәгән.   Уфада олыгайган чоры үткән аның. Сигез дистәләп гомер иткән ханым Уфа Төньяк каберлегендә җирләнгән.

Вакыт таләбе, язмыш борылышлары белән шәхесләр югары дәрәҗәле вазифа башкара. Михаил Горбачёвны дөньяда зур танылу яулавы билгеле. Xалыклар дуслыгы белән аерылып торган Советлар Союзы таркалуы да ул ил җитәкчесе, беренче Президент вазифасын башкарган чорда булуы белән тарихка кереп калды. Шуңа СССР исемле илне юк итүенә рәнҗүчеләр дә юк түгел. Көнбатыш, Америка илләре өчен абруйлы. Ә ил икътисады  көрчеккә килүен халык  җитәкчелектән күрде. Чит ил капиталы өчен ишек түгел, капкалар иңенә ачылды, дип дәлилләгән мәкаләләр интернет челтәрендә бихисап. Тормыш иптәше Раиса Максимовнаны йөзек кашыдай күреп яшәвен дә  ил халкы төрлечә кабул итте.  Күпләр тәнкыйтьләде. Яраткандыр инде.

Якты дөньяны вакыты җиткәч Президент та, гади колхозчы да калдыра. Яхшы эшләре һәм яман кылыклары халык телендә. Ни дисәң дә  тарихта урын алган шәхес иде ул...

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: