Барлык яңалыклар
Сәясәт
10 март 2022, 16:20

Балтач районында өстәмә сайлау үтәчәк

Нинди сайлаулар көтелә? Бу хакта Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Сергей Биктубаев аңлатты.

Балтач районында өстәмә сайлау үтәчәк
Балтач районында өстәмә сайлау үтәчәк

 

Нинди сайлаулар көтелә? Бу хакта Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Сергей Биктубаев аңлатты.

 

2021нче елның ноябрендә Башкортстан Республикасы Балтач районы муниципаль районының Иске Балтач авыл советы авыл биләмәсе Советы депутаты вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды.

-Сайлаулар турында Башкортстан Республикасы кодексы Таләбе нигезендә муниципаль районның территориаль сайлау комиссиясе авыл биләмәләренең сайлау комиссияләренең вәкаләтләре йөкләнгән территориаль сайлау комиссиясе 2022 елның 10 гыйнварындагы 34/1-5 санлы карары белән 6 санлы бер мандатлы сайлау округы буенча Иске Балтач авыл советы авыл биләмәсе Советына депутатларны өстәмә сайлаулар билгеләде.

Өстәмәсайлаулар 6нчы САЙЛАУ ОКРУГЫ чикләрендә үткәрелә, алар 2019нчы елның 2нче апрелендәге 60/282 санлы Иске Балтач авыл советы авыл биләмәсе Советы карары белән расланган.

Өстәмә сайлауларда әлеге округка кергән сайлау участогы территориясендә теркәлгән сайлаучылар катнаша.

6 нчы САЙЛАУ ОКРУГЫ чикләренә Иске Балтач авылыныңбер өлеше керә:

Фрунзе урамы (тулысынча)

Садовая урамы (тулысынча)

Чапаев урамы (тулысынча)

Салават урамы (тулысынча)

Аэродром урамы (тулысынча)

Спорт урамы (тулысынча)

Яңа төзелеш урамы (тулысынча)

З. Биишева урамы (тулысынча)

Бәйрәм урамыныңбер өлеше так ягы № 1-31,

җөп ягы: № 8 дән № 30га кадәр

Төзелеш урамының бер өлеше: так ягы № 1-23,

җөп як № 4 - № 20

Совет урамыныңбер өлеше: җөп ягы № 54тән № 84кәкадәр,

так як № 33-65

Якутов урамының бер өлеше: так ягы №1-29,

җөп як № 2-48

Комаров урамының бер өлеше: так яктан № 1-29

җөп як № 4-28.

—Тавыш бирү көненд әсайлауларда катнаша алмаган сайлаучылар ничек тавыш бирә ала?

—Сайлаулар турындагы закон нигезендә, тавыш бирү көнендә сайлауларда катнаша алмаган сайлаучылар өчен алдан тавыш бирү каралган.

Мәсәлән, сайлаучы эшкә, командировкага, ялга яки дәвалануга чыгып, 2022нче елның 3нче апрелендә тавыш бирүдә катнаша алмый. Ул үз сайлау участогының участок сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итү юлы белән алдан тавыш бирүдә катнашырга хокуклы.

—Алдан тавыш бирү ничек оештырыла?

—Алдан тавыш бирү 2022нче елның 23нче мартыннан 2нче апреленә кадәр Иске Балтач авылы, Совет урамы, 29 йорт адресы буенча урнашкан 1161нче Комсомол сайлау участогы участогы сайлау комиссиясе бинасында үткәрелә. Участок сайлау комиссиясенең эш вакыты-эш көннәре-16.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, ял көннәре -10.00 сәгатьтән 14.00 сәгать кәкадәр.

Моннан тыш, җитди сәбәпләр аркасында (авыру, инвалидлык, өлкән яшь һәм башкалар) сайлаучы, 2022нче елның 3 апрелендә тавыш бирү көнендә сайлау участогына шәхсән килә алмый, йә сайлау комиссиясенә тавыш бирү өчен бинадан читтә (өйдә) тавыш бирүдә катнашу мөмкинлеге турында телдән яисә язма гариза бирә ала. Сайлаучы бу гаризаны яисә телдән (2-15-52 телефоны буенча) 2022нче елның 23нче мартыннан 14.00 сәгатькә кадәр участок сайлау комиссиясенә тапшыра ала.

—Сайлау нинди сәгатьләрдә үтә?

—2022нче елның 3нче апрелендә тавыш бирү 7.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр югарыда күрсәтелгән адрес буенча тавыш бирү урынында үткәрелә.

Алдан тавыш бирү көннәрендә һәм тавыш бирү көнендә ##сайлаучыга бер сайлау бюллетене бирелә, анда теркәлгән дүрт кандидат турында белешмәләр кертелгән. Теркәлгән кандидатларның берсе генә фамилиясе турысындагы буш квадратта нинди дәбулса билге кую юлы белән сайлаучы үз сайлавын белдерә. Берничә билге яки бер төрле дә билге куелмаган сайлау бюллетене гамәлдә түгел дип санала.

Хөрмәтле сайлаучылар!

Сезне тавыш бирүдә актив катнашырга чакырабыз.

Исегезгә төшерәбез, сайлаучының шәхсән үзе тавыш бирүе, башка сайлаучы өчен тавыш бирү тыела. Сайлаучыга тавыш бирүдә катнашу өчен үзе белән паспорт булырга кирәк.

Аида ХӘЙРТДИНОВА язып алды

Фото редакция архивыннан

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: