Барлык яңалыклар
Сәясәт
5 март 2022, 08:57

Башкортстан Украина территориясендә махсус операциядә катнашкан ике ир-егетен югалтты...

Радий Хәбиров Башкортстаннан хәрби постта һәлак булган офицер һәм сержант турында хәбәр итте.

Бу авыр хәбәрне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге конференциясендә җиткерде.

"Зианчура районында туып-үскән өлкән лейтенант Алексей Кондратьев хәрби постта һәлак булды. Офицер барган автомобиль авыр юл-транспорт һәлакәтенә эләгә. Исәнгол авылында аның әти-әнисе, хатыны һәм биш айлык сабые кала. Олы сержант Кузьма Евгеньевич Николаев, Кармаскалы районында туган, шулай ук сугышчан заданиене үтәгәндә һәлак булган. Без аның туганнарының, якыннарының, Алексей һәм Кузьманың хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклашабыз. Без хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләрен калдырмыйбыз, кирәкле ярдәмне күрсәтәчәкбез”, — диде Радий Хәбиров.

Конференциядә катнашучылар өлкән лейтенант Алексей Кондратьевны һәм өлкән сержант Кузьма Николаевны бер минут тын калып искә алдылар.

"Украина территориясендә махсус операциядә катнашучы барлык сугышчыларыбыз да хәрби бурычларын батырларча үти — чын геройлар. Без аларга бүген шуны әйтәбез: без сезнең белән, кадерле балалар! Сезнең белән бөтен Россия”, - дип ассызыклады республика җитәкчесе, дип яза “Башинформ” агентлыгы.

Автор:
Читайте нас: