Барлык яңалыклар
Сәясәт
22 февраль 2022, 09:37

Бүген, 22 февральдә, Башкортстан беренче качакларны кабул итәчәк

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмәдә республикада Луганск һәм Донецк Халык республикаларында яшәүчеләрне эвакуацияләү буенча оператив штаб төзелүе турында белдерде.

“Якын арада  без беренче качакларны кабул итәбез, бу - ике меңгә якын кеше. Без мобиль урнаштыру пунктларын җәелдердек инде. Җылы кабул итүгә аерым игътибар бирергә кирәк, чөнки анда өлкән яшьтәгеләр, хатын-кызлар һәм балалар. Укучылар барлык мәктәп кирәк-яраклары һәм дәреслекләр белән тәэмин ителергә һәм мәктәпләрдә укуны башларга тиеш”, — диде Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы муниципалитет башлыкларына пунктларның хатын-кызлар һәм балаларны кабул итүгә әзерлеген шәхсән тикшерергә кушты. Сәламәтлек саклау министрлыгы качакларны республика шифаханәләрендә урнаштыруга әзерләнергә тиеш.

Автор:
Читайте нас: