Барлык яңалыклар
Сәясәт
20 гыйнвар 2022, 13:06

Русия төбәкләре башлыклары медиарейтингында тәүгеләр санында

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Медиалогия» компаниясенең 2021нче ел йомгаклары буенча Русия төбәкләре башлыклары рейтингында дүртенче урынны алды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Медиалогия» компаниясенең 202нче елйомгаклары буенча Русия төбәкләре башлыклары рейтингында дүртенче урынны алды. Ике ел рәттән ул медиарейтингта Идел буе федераль округындагы коллегаларына алдынгылыкны бирми.

Гомум рейтингта беренче баскычны Мәскәү мэры Сергей Собянин били, икенчедә — Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов. Өченче урын Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьевта. Тәүге унау исәбендә шулай уҡ Кырым башлыгы Сергей Аксенов, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Түбәнге Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин, Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров һәм Тверь өлкәсе җитәкчесе Игорь Руденя бар.

«Медиалогия» экспертлары Башкортстан Башлыгының югары позицияләрен Радий Хәбиров тәкъдим иткән бер төркем проектларның федераль дәрәҗәдә тикшерелүе белән аңлата.

Фото: Олег Яровиков.

 

Чыганак: 

Автор:Римма Валиева
Читайте нас: