Барлык яңалыклар
Сәясәт
13 гыйнвар 2022, 09:14

2022 елда индексациядән соң картлык буенча иминият пенсиясе 18 984 сум тәшкил итәчәк!

2022 елда Президент йөкләмәсе буенча индексацияләнгәннән соң, картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 8,6% ка  артачак һәм 18 984 сум тәшкил итәчәк.

 Артыш 30,8 млн россиялегә кагылачак. Бу хакта РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков хәбәр иткән.

Агымдагы елда индексациягә өстәмә 170 млрд. сумнан артык акча кирәк булачак, дигән Котяков чәршәмбе көнне журналистларга.

Президент йөкләмәсен үтәү йөзеннән, хөкүмәт пенсияләрне арттырылган күләмдә, "тиешле төзәтмәләрне керткәннән соң беренче айлар өчен" өстәмә түләү, норматив базага төзәтмәләр кертү якын арада булачак, дип төгәлләштергән министр.

Индексация планнары нигезендә, "2023 елда иминият пенсиясе-20 047 сум, 2024 елда - 21 150 сумга тиңләшәчәк".

"2022 елдан 2024 елга кадәр пенсияләрне арттыруга бәйле рәвештә өстәмә чыгымнарның гомуми күләме 500 млрд. сум тәшкил итәчәк: 2022 елда - 172,7 млрд.сум, 2023 елда - 178,3 млрд. сум, 2024 елда - 188,9 млрд. сум", - дип ачыклык керткән Котяков.

Элегрәк РФ Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә якын арада пенсияләрне инфляциядән югарырак, 8,6% ка индексацияләргә кушкан иде.

"Элек кабул ителгән карарлар кешеләргә узган елгы инфляциягә бәйле чыгымнарны капларга мөмкинлек бирмәячәк. Шуңа күрә бу хакта җәен һәм декабрьдә зур матбугат конференциясендә әйткәнчә, пенсияләрне инфляциядән бераз югарырак индексацияләргә тәкъдим итәм", - диде ул Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәдә.

"Хәзер ул 8,4% ка карала. 8,6% кА арттыру варианты да әйтелә, чөнки инфляция буенча соңгы саннар әлегә юк", - дип дәвам итте ул.

"Хөкүмәтнең якын арада кирәкле процедураларны үтәвен һәм карар кабул итүен сорыйм", - дип өстәде Путин.

Хөкүмәтнең беренчел планнары нигезендә, бюджетка салынган пенсияләрне инфляция дәрәҗәсенә индексацияләү 5,9% тәшкил иткән, шул ук вакытта ел нәтиҗәләре буенча инфляция 8% тан артып китәчәк. Шуңа бәйле рәвештә мөрәҗәгатьләр һәм тәкъдимнәр күп булган, шул исәптән депутатлар корпусыннан, салынган күрсәткечләрне яңадан карарга кирәк булачак, ди белгечләр.

2022 елда индексациядән соң картлык буенча иминият пенсиясе 18 984 сум тәшкил итәчәк!
2022 елда индексациядән соң картлык буенча иминият пенсиясе 18 984 сум тәшкил итәчәк!
Автор:
Читайте нас: