Барлык яңалыклар
Сәясәт
22 декабрь 2021, 14:40

Иртәгә, 23 декабрьдә РФ Президентның матбугат конференциясе үтәчәк

Иртәгә Мәскәү Манежында Русия Президенты Владимир Путинның зур пресс-конференциясе үтәчәк.

 

Иртәгә Мәскәү Манежында Русия Президенты Владимир Путинның зур пресс-конференциясе үтәчәк.

Владимир Путинның матбугат конференциясе 23 декабрьдә Уфа вакыты белән 14.00дә башланачак. Анда 500 журналист катнашачак. Аларның саны башка еллар белән чагыштырганда, ике тапкыр кыскартылган. Бу хәл коронавируска бәйле чикләүләр белән аңлатыла. Конференциядә катнашу өчен матбугат әһелләренә өч тапкыр ПЦР тапшырырга кирәк. Матбугат конференциясеннән “Беренче канал” эфирында һәм сайтында турыдан-туры трансляция алып барылачак.

Быелгы чара — Президентның 17нче матбугат конференциясе. 2020 елгысы 4 сәгать 29 минут дәвам итте. Владимир Путин узган елда конферениця барышында 60 сорауга җавап биргән иде.

 

Алексей Никольский фотосы / РФ президентының матбугат хезмәте /ТАСС

Автор:
Читайте нас: