Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 сентябрь 2021, 14:00

Балтачта сайлауларда җәмәгатьчелек хәвефсезлеген сиксәннән артык полиция хезмәткәре тәэмин итә

Русия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлауларның икенче көне дәвам итә. Балтач районында сайлауларда җәмәгатьчелек хәвефсезлеген саклауга сиксәннән артык полиция хезмәткәре җәлеп ителгән.

Аларның яртысы — урындагы бүлектән, яртысы Уфа шәһәреннән җибәрелгән хезмәткәрләр.

—Полиция хезмәткәрләре 15 сентябрьдән участок сайлау комиссияләрен кабул итеп алдылар. Бюллетеньнәр урнаштырылган сейфлар, сайлау үтәсе биналар тәүлек әйләнәсенә погонлылар тарафыннан саклана (дежур торулар оештырылган). Безнең хезмәткәрләр һәр участоктагы җәмәгатьчелек хәвефсезлеге өчен җаваплы. Сайлаулар районда тыныч шартларда, закон кысаларында бара. Өч көн барачак сайлауларда комиссия эшен тәмамлаганнан соң да тәүлек әйләнәсенә дежур торулар дәвам итә, — ди Балтач районы буенча эчке эшләр бүлекчәсе начальнигының личный состав белән эшләү буенча ярдәмчесе — личный состав төркеме белән эшләү җитәкчесе, эчке хезмәт майоры Фәнзия Мостафина.

Балтачта сайлауларда җәмәгатьчелек хәвефсезлеген сиксәннән артык полиция хезмәткәре тәэмин итә
Балтачта сайлауларда җәмәгатьчелек хәвефсезлеген сиксәннән артык полиция хезмәткәре тәэмин итә
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: