Сәясәт
1 Июля 2020, 06:59

Путин РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирергә чакырды

РФ Президенты Владимир Путин русиялеләрне РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирергә чакырды. #ВладимирПутин

РФ Президенты Владимир Путин русиялеләрне РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирергә чакырды. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Дәүләт башлыгы 1 июльдә тавыш бирүнең төп көне дип билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, һәркемнең тавышы бик мөһим.
Ул шулай ук тавыш бирүнең инде берничә көн баруын искәртте. Мондый тавыш бирү гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итә. Кешеләр туплануга юл куймас өчен, агымнарны вакыт һәм территорияләр буенча бүлүне оештырдык.
Президент үз тавышларын бирүчеләргә рәхмәт белдерде һәм Конституциянең яңартылган тексты халык аны хупласа гына үз көченә керәчәген ассызыклады.
Владимир Путин билгеләп үткәнчә, кешеләр төзәтмәләр өчен генә тавыш бирмиләр, алар яшәргә теләгән ил өчен тавыш бирәләр.
Читайте нас