Сәүдә объектларын күзәтү өчен Башкортстан Республикасының муниципаль районнарына сәүдә буенча БР Дәүләт комитеты хезмәткәрләре көн саен чыга. Хакимият, хокук саклау органнары вәкилләре белән берлектә алар «Югары әзерлек» режимы таләпләренә (БР башлыгының 18.03.2020 ел, №УГ-111 Указы нигезендә) карата күзәтчелек үткәрә.
- Сәүдә, җәмәгать туклануы һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү объектлары эшчәнлеген күзәтү чаралары барышында гражданнарны яклау буенча профилактик һәм дезинфекция чаралары үткәрү турында таләпләр үтәлмәгән очраклар ачыклана, - дип шәрехли БР сәүдә буенча дәүләт комитеты рәисе Алексей Гусев.
Аерым алганда, 27 майда Салават шәһәрендә «Агромаркет» базары үз эшчәнлеген туктатты. Чираттагы күзәтү барышында базарга кисәтүләрне бетергәнче үз эшләрен туктатырга тәкъдим ителде. 28 майда исә базар эшкә кереште, җитешсезлекләр бетерелде. Шуңа да карамастан, базар күзәтү астында кала.
Мондый хәл шулай ук Стәрлетамак, Югары Киге, Янаул шәһәрләрендә дә күзәтелде. Әлеге базарларга үз эшчәнлекләрен туктатырга тәкъдим ителде. Бүгенге көндә (2020 елның 29 мае) кисәтүләр бетерелде, базарлар эшне дәвам итә.
Соңгы айда барлыгы 15084 оешмага карата тикшерү үткәрелде, аларда РФ КОАП 20.6.1 статьясы буенча 199 хокук бозу очрагы ачыкланды. Кайбер хуҗалык итүче субъектларда ачыкланган җитешсезлекләр урында бетерелгән, һәм хокук бозучыларга каршы профилактика максатларында киләчәктә ачыкланган бозуларны булдырмау буенча аңлату эшләре алып барылды.
Сатып алучылар һәм сатучыларда перчаткалар, медицина битлекләре һәм дистанция үтәлеше турында тамгалар булмау, шулай ук эшченлеге туктатылган оешмаларның эшләве иң киң таралганы закон бозулар исемлегенә керә.
Штрафлар күләме шактый җитди:
гражданнар өчен-1 меңнән 30 мең сумга кадәр,
вазыйфави затларга-10 меңнән 50 мең сумга кадәр,
шәхси эшмәкәрләргә – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр,
юридик затларга-100 меңнән 300 мең сумга кадәр. Кабат закон бозылган очракта оешма ябылачак.