Барлык яңалыклар
Сәясәт
26 август 2019, 16:08

Йөри алмаган Балтач сайлаучылары өйләрендә дә тавыш бирә алачак

Олы яшьтәгеләр, инвалидлар, авырулар, авыр хәлдәге туганнарын калдыра алмаганнар 8 сентябрьдә өйдә тавыш бирә ала.

Олы яшьтәгеләр, инвалидлар, авырулар, авыр хәлдәге туганнарын калдыра алмаганнар 8 сентябрьдә өйдә тавыш бирә ала.
Моның өчен сайлау комиссиясенә гариза язу шарт. Гаризада ни өчен сайлау участогына килеп тавыш бирә алмавың, тулы исем-шәрифең һәм яшәгән адресың тулысынча күрсәтелергә тиеш.

Телдән мөрәҗәгать иткән чакта, махсус реестрда өйдә сайларга теләгән сайлаучының килү вакыты, исем-шәрифе, бу гаризаны кабул иткән участок комиссиясе әгъзасының култамгасы куела. Әгәр дә икенче кеше ярдәмендә мөрәҗәгать тапшырылса, аның да тулы исем-шәрифе күрсәтелә.

Сайлау көнендә сайлау участогы комиссиясенең хәлиткеч тавышына ия әгъзасы тавыш бирүченең өенә килә. Аларның мөһер белән ныгытылган сумкасы, бюллетеньнәре, сайлаучының гаризасы булырга тиеш. Сайлаучыга килгән чакта телдән мөрәҗәгать язма гариза белән раслана. Анда паспорт мәгълүматлары, бюллетеньне алуны дәлилләгән култамга куела.

Сайлаучының соравы буенча паспорт мәгълүматларын сайлау комиссиясе әгъзасының теркәве дә ихтимал. Әгәр тавыш биргән чакта бюллетень бозылса, анда тагы да яңаны бирү хакында билге куела. Сайлаучы бюллетеньне алган чакта кул куя алмаса, аның өчен туганы я күршесе култамга куя ала. Мөмкинлекләре чикләнгән сайлаучы өчен комиссия әгъзалары култамга куярга тиеш түгел.
Чыганак: «Башкортостан»
Фото: News.yandex.ru


Читайте нас