Балтач таңнары
+12 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Сәясәт
19 Июля 2019, 08:10
Башкортстан Башлыгы тәхетенә сигез кеше көч сынашачак
Башкортстан башлыгы вазифасына сайлауларда катнашуга кандидатларны теркәү тәмам. Бу юлы Башлык тәхетенә сигез кеше көч сынашачак.
Башкортстан башлыгы вазифасына сайлауларда катнашуга кандидатларны теркәү тәмам. Бу юлы Башлык тәхетенә сигез кеше көч сынашачак.
Чәршәмбе республиканың Үзәк сайлау комиссиясе берьюлы дүрт кандидатны теркәде. Кандидат таныклыгы Шәһәр проектларын үстерү фонды директоры Владимир Барабашка (“Гражданнар көче” партиясеннән), блогер Владимир Кобзевка (“Пенсионерларның Русия партиясе”), юрист Зөлфия Гайсинага (“Яблоко”) һәм эшкуар Рәфис Кадыйровка (“Русия патриотлары”) тапшырылды. Аңа кадәр Радий Хәбиров (“Бердәм Русия”), Юнир Котлыгуҗин (КПРФ), Иван Сухарев (ЛДПР) һәм Юрий Игнатьев (“Гадел Русия”) таныклыклар алган иде.
Сайлауларда катнашырга теләк белдергән өч кеше ярыштан төшеп калды. Алексей Молокин (“Социаль яклау”) теркәлү өчен таләп ителгән бар документларны да тапшырмады, ә Рәмилә Сәетова (“Русия Социалистик партиясе”) ышанычлы имзаларны тиешле күләмдә җыя алмады дип белдерделәр Сайлау комиссиясеннән. Сания Тимасова исә сайлауда арытаба катнашудан үзе баш тартты.
Сайлау алды агитациясе 10 августта башланып, 6 сентябрьдә тәмамланачак. Бердәм тавыш бирү көне – 8 сентябрь.
Чыганак: "Башинформ"
Фото: "Башинформ"
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"