Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, бүгенге көнгә Республика Башлыгы вазифасына кандидат итеп теркәлү өчен 8 кандидат документларын тапшырган.
Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, бүгенге көнгә Республика Башлыгы вазифасына кандидат итеп теркәлү өчен 8 кандидат документларын тапшырган.
Алар — Иван Сухарев (ЛДПР төбәк бүлекчәсә), Юрий Игнатьев ("Гадел Русия"), Юнир Котлыгужин (Русия Федерациясе Коммунистлар партиясенең төбәк бүлекчәсә), Владимир Кобзев ("Пенсионерлар социаль гаделлек өчен" партиясе), Владимир Барабаш ("Гражданлык көче" сәяси партиясе), Зөлфиә Гайсина ("Яблоко" партиясе) һәм "Русия патриотлары" партиясеннән Рәфис Кадыров. Хәтергә төшереп үтик: кандидатлыкка документлар 11 июльгә кадәр кабул ителә. Кандидат документ тапшырганнан соң махсус комиссия ун көн эчендә аларны тикшереп, нәтиҗәсен әйтә. 8 июльдә Башукортстан Үзәк сайлау комиссияһы Радий Хәбировны ("Бердәм Русия" партиясе) Башкортстан Башлыгы вазифасына кандидат итеп теркәп, кандидат булуы турында таныклык тапшырды.