Барлык яңалыклар
Сәясәт
6 июль 2019, 08:00

"Гомумдәүләт проектлары кешеләр күзлегеннән"

"Бердәм Русия” гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру буенча халык ике яклы элемтә сервисын булдырачак.

"Бердәм Русия” гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру буенча халык ике яклы элемтә сервисын булдырачак.

Анда һәркем үзенең төбәгендә гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру проблемалары турында хәбәр итә алачак.

Сервис урыннарда гомумдәүләт проектлары кысаларында башкарылган эшләрнең барышы турында хәбәр итәчәк, ике яклы элемтә системасын тәкъдим итәчәк. Ул көз көне эшли башлаячак. Бу хакта “Бердәм Русия” партиясенең Генераль советы секретаре Андрей Турчак хәбәр иткән.

"Социаль челтәрләрдәге махсус берләшмәләрдә, партия сайтларында һәм партиянең мобиль кушымтасында гомумдәүләт проектлары кысаларында төзелүче объектлар турында шикаять яисә сораулар бирергә мөмкин булачак. Барлык хәбәрләр дә "Гомумдәүләт проектлары кешеләр күзлегеннән" сервисы сайтында һәр объект буенча халыкка җиткерелә торган структурлаштырылган һәм бердәм базага кертеләчәк", — дип белдергән Турчак.

#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Фото: pixabay.com сайтыннан.

Чыганак: “Кызыл таң”.
Читайте нас