Сәясәт
4 Июля 2019, 07:14

Владимир Путин Александр Лукашенкога котлау юллады

Кичә, 3 июльдә, Белоруссиядә фашист гаскәрләреннән азат ителүнең 75 еллыгын билгеләделәр.

Кичә, 3 июльдә, Белоруссиядә фашист гаскәрләреннән азат ителүнең 75 еллыгын билгеләделәр.

Быел бу бәйрәм Бәйсезлек белән туры килде. Русия җитәкчесе Владимир Путин Белоруссия Президенты Александр Лукашенкога шул уңайдан котлау юллады.

“Ике илнең дә халкы Бөек Ватан сугышында Туган ил сагына баскан каһарманнарның батырлыгын онытмый, олы хөрмәт белән хәтергә ала. Ата-бабаларыбыздан фатиха булып калган тугандашлык, дуслык бүген дә Русия-Белоруссия мөнәсәбәтләренә ныклы нигез булып тора”, – диелә Владимир Путинның котлау телеграммасында.
Фото: vk.com/vladimir_vladimirovichp
Чыганак: “Башкортостан”.
Читайте нас