Сәясәт
27 Июня 2019, 06:16

Владимир Путин "Көнчыгыш"ка сәлам юллаган

Ил Президенты “Көнчыгыш” Бөтенрусия яшьләр мәгариф форумында катнашучыларга сәламләү телеграммасы юллаган. Җыен беренче тапкыр Владивостокта үтә.

Ил Президенты “Көнчыгыш” Бөтенрусия яшьләр мәгариф форумында катнашучыларга сәламләү телеграммасы юллаган. Җыен беренче тапкыр Владивостокта үтә.


Владимир Путин форумның Русия яшьләр белем мәгариф майданчыклары арасында лаеклы урын биләренә зур ышаныч белдергән. Ни өчен дигәндә, чара Ерак Көнчыгышны үстерү кебек мөһим һәм хәл итү күптән көтелгән темага багышланган.


“Русиянең һәм чит ил дәүләтләренең талантлы, дәртле яшьләре бу төбәкнең геосәяси, социаль-икътисади күәтен ныгытуга юнәлтелгән программалар, башлангычлар тәкъдим итәчәк”, – дип ышаныч белдергән Владимир Путин һәм форумда катнашучыларга уңышлар теләгән.


Мәйданчыкта сигез лаборатория эшләячәк. Чарада катнашу өчен конкурс ярдәмендә 18 – 30 яшьлек 600дән артык белгеч сайлап алынган. Аларның һәрберсе Ерак Көнчыгышны үстерү буенча үз проектын тәкъдим итәчәк.
Фото: vk.com/vladimir_vladimirovichp
Чыганак: "Башкортостан".
Читайте нас