Балтач таңнары
+15 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Сәясәт
21 Июня 2019, 06:18
Владимир Путин 4 сәгатьтә 81 сорауга җавап бирде
Ил җитәкчесе Владимир Путин белән “Туры элемтә” 4 сәгать 8 минут дәвам итте. Шул вакыт эчендә Русия Президенты Владимир Владимирович 81 сорауга җавап бирергә өлгерде.
Ил җитәкчесе Владимир Путин белән “Туры элемтә” 4 сәгать 8 минут дәвам итте. Шул вакыт эчендә Русия Президенты Владимир Владимирович 81 сорауга җавап бирергә өлгерде.
Хәтергә төшереп үтик, Президент халык белән “Туры элемтә” форматында 17нче тапкыр аралашты. Русиялеләрне беренче чиратта сәламәтлек саклауга кагылышлы проблемалар, хезмәт хаклары, торак-коммуналь хезмәтләренә тарифлар, чүп реформасы һәм башка мәсьәләләр борчый. Барлыгы 2 миллионнан артык мөрәҗәгать кабул ителгән.
Сорауларга җавап биргәндә, проблемалы вакыйгаларга тукталып Президент, узган елдагы кебек, хөкүмәт әгъзаларына һәм хакимият органнары вәкилләренә аңлатмалар сорап мөрәҗәгать итте. Бу юлы сорауларга Вице-премьер Алексей Гордеев һәм сСәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова җавап бирде.
“Туры линия” нәтиҗәләре буенча дәүләт башлыгы җаваплы кешеләргә йөкләмәләр бирәчәк.
#ВладимирПутин
Фото Интернет челтәреннән.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"