Барлык яңалыклар
Сәясәт
20 июнь 2019, 16:42

Владимир ПУТИН: “Төп максат – халыкның тормыш сыйфатын яхшырту”

Әлеге минутларда ел саен үткәрелә торган “Владимир Путин белән туры элемтә”дә дәүләт башлыгы гражданнарның, илнең иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади тормышына, халыкара хәлгә кагылышлы сорауларына җавап бирә.

Әлеге минутларда ел саен үткәрелә торган “Владимир Путин белән туры элемтә”дә дәүләт башлыгы гражданнарның, илнең иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади тормышына, халыкара хәлгә кагылышлы сорауларына җавап бирә.

Программа, алдан сайтыбызда хәбәр итүебезчә, “Первый”, “Россия 1”, “Россия 24”, “НТВ”, “ОТР”, “МИР”, “Маяк”, “Вести FM” һәм “Радио России” телевидение һәм радио каналлары эфирында трансляцияләнә.
Оештыручылар белдерүенчә, Владимир Путин белән туры элемтәгә 1,5 миллионнан артык сорау килгән. Дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр иткәнчә, кирәк булганда туры линия барышында Президент төбәкләр башлыклары, министрлар һәм Хөкүмәт әгъзалары белән элемтәгә чыга ала.

“Владимир Путин белән туры элемтә”— ел саен үткәрелә торган телекүпер. Бу чара барышында Президент Русия гражданнарының сорауларына җавап бирә. Быел ул чара унҗиденче тапкыр үтә.

Владимир Путин мөрәҗәгатьләрнең бер өлеше белән алдан танышуы турында әйтте. Аның сүзләренә караганда, русиялеләрне барыннан да бигрәк социаль өлкә һәм тормыш дәрәҗәсе турында сораулар борчый. Ул, шулай ук, гомумдәүләт проектлары икътисадны яңа рельсларга куярга һәм озак вакытка исәпләнгән перспективада дәүләт иминлеген тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк, диде. Гомумдәүләт проектлары хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга һәм икътисадны үстерүгә юнәлтелгән, ә болар, үз чиратында, гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртачак.

Финанс чыганаклары турында сөйләгәндә, Президент, “кызганычка каршы, бик үк күңелле булмаган чараларга - өстәмә бәягә салымны арттырырга туры килде”, дип билгеләп үтте. Әмма, аның сүзләренә караганда, акча кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтеләчәк.

Президентка төбәкләрдән тормыш турында сораулар бирделәр. Бер хатын-кыз ун мең сум хезмәт хакына зарланды. Тагын бер мөрәҗәгать Орел шәһәре укытучыларыннан килгән, аларның хезмәт хакы да ун мең сумга якын. Янгын сүндерүчедән видеомөрәҗәгать күрсәтелде. Аның хезмәт хакы 16 мең сум тәшкил итә. Әйтүенә караганда, ул ике-өч урында эшләргә мәҗбүр.

Владимир Путин ун мең сумлык хезмәт хакы турындагы мөрәҗәгатьләрне тикшерергә кушты. Аның сүзләренә караганда, кешегә минималь хезмәт хакы суммасыннан азрак түләнергә тиеш түгел.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына килгәндә, Президент ведомствоның гражданлык хезмәткәрләренең эш хакы түбән булуын сөйләде. Тик Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына берничә транштан 4 миллиард сумнан артык акча бүленәчәк, бу хезмәт хакын 32 мең сумга кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

“Туры элемтә”гә керемнәр дәрәҗәсе кимү турында күп кенә мөрәҗәгатьләр килгән. Владимир Путин ассызыклаганча, энергетика базарындагы хәл аркасында икътисад һәм социаль өлкәдә “кире элемент” килеп чыккан. Әмма акрынлап керемнәр яңадан тергезелә. Ул, шулай ук, “күләгә базары”ның кимүен билгеләде. Президент сүзләренчә, 2013 елдан номиналь хезмәт хакы 33 меңнән 45 мең сумга кадәр арткан. Тармаклар һәм төбәкләр буенча аерма зур кала.

Владимир Путин белән беренче туры эфир 2001 елның декабрендә булган, ул 2 сәгать 20 минут дәвам иткән. Алга таба уртача дәвамлылыгы 3-4 сәгатькә кадәр артты. Узган елгы туры элемтә 4 сәгать 20 минут дәвам итте, Владимир Путин 70тән артык сорауга җавап бирде.

Фото: Кремлин.ру сайтыннан.

Читайте нас