Барлык яңалыклар
Сәясәт
20 июнь 2019, 09:49

Владимир Путин халыкны борчыган сорауларга җавап бирәчәк

Бүген, 20 июньдә, Владимир Путин белән «Туры линия», Мәскәү вакыты белән 12:00 сәгатьтә башланачак.

Бүген, 20 июньдә, Владимир Путин белән «Туры линия», Мәскәү вакыты белән 12:00 сәгатьтә башланачак.
Ил башлыгына 800 меңнән артык сорау юлланган. Алар илнең башка дәүләтләр белән мөнәсәбәтләренә, хезмәт хакын, социаль пособиеләрне арттыруга, хәрби хезмәткә, пенсия яшен кимертүгә, сәнәгатькә, транспорт, экология һәм башка өлкәләргә кагыла.
Туры линияне түбәндәге телеканаллар трансляцияләячәк: Первый, Россия 1, Россия 24, НТВ, ОТР, МИР; радиостанцияләр: Маяк, Вести FM и Радио России.
Моннан тыш, программаны социаль челтәрләрдә карап, һәм сорауларны туры бәйләнеш барышында да биреп булачак.
Хәтергә төшереп үтик, Президент белән әлегә кадәрге “туры линия” узган елның 7 июнендә үткән һәм ул 4 сәгать тә 20 минут дәвам иткән иде.
Фото Интернет челтәреннән.
Читайте нас