Сәясәт
17 Июня 2019, 10:45

Электрон визалар кертеләчәк

Владимир Путин Премьер-министрга, көч министрлыклары җитәкчеләренә 2021 елның 1 гыйнварыннан Русиягә чит ил гражданнарын кертү өчен бер тапкыр кулланыла торган бердәм электрон виза кертүне тәэмин итәргә кушты.

Әлегә мондый сервис Ерак Көнчыгыш федераль округына керү өчен генә кулланыла, ә 1 июльдән электрон виза белән Калининград өлкәсенә барырга мөмкин булачак.
Электрон визалар бер тапкырлык һәм кыска вакытлы — 16 көнгә кадәр көчендә булачак. Шул ук вакытта, аның иясе Русиягә туристик, эшлекле, гуманитар максатларда, шулай ук кунак булып килә ала.
Виза түләүле булачак. Әлегә 50 долларга тукталганнар. Киләчәктә визаны күп тапкыр кулланырлык итмәкчеләр.

Чыганак: “Кызыл таң”.
#ВладимирПутин

Фото: "Коммерсант".

Читайте нас