Балтач таңнары
-17 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
10 июнь 2019, 11:03
Путинга соравың бармы? „Туры линия”дә катнаш та, җавап ал
20 июньдә ел саен уздырыла торган махсус «Владимир Путин белән туры линия» программасы узачак.
20 июньдә ел саен уздырыла торган махсус «Владимир Путин белән туры линия» программасы узачак.
Дәүләт башлыгы гражданнарның илнең иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади тормышына, шулай ук халыкара хәлгә кагылышлы сорауларына җавап бирәчәк.
«Первый», «Россия 1», «Россия 24», «НТВ», «ОТР», «МИР», «Маяк», «Вести FM» һәм «Россия радиосы» телевидение һәм радио каналлары эфирында трансляцияләнәчәк. Мәскәү вакыты белән 12.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Русия Президентының рәсми сайты.
Сорауларны телефон аша шалтыратып, СМС яки ММС — хәбәр җибәреп, шулай ук программа сайты яки текст җибәрергә яки видеоролик язып Президентка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Моннан тыш, эфир вакытында студия белән турыдан-туры видеоэлемтәгә «Москва – Путину» һәм «ОК Live» кушымталарыннан файдаланучылар чыга алачак.
Сораулар 9 июнь көнне сәгать 8дән башлап 20 июньдә тапшыру тәмамланганга кадәр кабул ителә. Аларның иң кызыклы һәм актуальләре Президентка туры эфир барышында биреләчәк. Хәбәрләрне эшкәртү буенча бердәм үзәккә Русиянең теләсә кайсы почмагыннан 8-800-200-40-40 номеры буенча шалтыратып була. Шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан шалтырату бушлай. Чит илләрдән хәбәрләрне эшкәртү үзәгенә +7-499-550-40-40, +7-495-539-40-40 телефоннары буенча шалтыратып була.
SMS һәм MMS-хәбәрләр рәвешендәге сораулар Русия элемтә операторлары телефоннарыннан гына 0-40-40 номерына кабул ителә. Хәбәрләр җибәрү бушлай. Сорауны бары тик урыс телендә һәм 70 билгедән артык булмаган күләмдә генә бирергә мөмкин булачак.
Сорауны moskva-putinu.ru (москва-путину.рф). сайты аша җибәрергә дә мөмкин. Шунда ук булачак «туры линия», хәбәрләрне эшкәртү буенча бердәм үзәк белән элемтә ысуллары, алдагы программалар архивы турында тулырак мәгълүмат алырга була.
9 июньнән сорауны «Москва – Путину» рәсми мобиль кушымтасы аша да юлларга мөмкин.
"ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләрендә рәсми төркемнәр — vk.com/moskvaputinu һәм ok.ru/moskvaputinu.
20 июньдә программа сайтында һәм Русия Иҗтимагый телевидениесе (ОТР) эфирында сурдотәрҗемә белән трансляция оештырылачак.
#ВладимирПутин
Фото: "Башинформ".
Чыганак: “Кызыл таң”.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"