Барлык яңалыклар
Сәясәт
6 Май 2019, 15:23

Өч елга – 803 миллион сум

Авыл кооперациясен үстерү, фермерларга ярдәм күрсәтү буенча эшләр дәвам итә.

Авыл кооперациясен үстерү, фермерларга ярдәм күрсәтү буенча эшләр дәвам итә.

Шул максатта Русия Хөкүмәте “Бәләкәй һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларын куәтләү” милли проектына ярашлы, 13,82 миллиард сум акча бүлә. Башкортстан бу суммадан өч ел өчен 803 миллион сум алачак.

Республикага быелга – 312, 2020 елга – 261, 2021 елга 230 миллион сум каралган. Әлбәттә, шарты бар: бу чыгымнарны төбәк эшкә тулысынча җәлеп итә алырга тиеш.

Акча фермерларга булышлык күрсәтү системасы булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү өчен бүленгән, диелә хөкүмәт рәисе Дмитрий Медведев кул куйган документта.

Чыганак: “Башкортостан”.
Читайте нас: