Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 апрель 2019, 11:51

Без бергә яхшырак булдырабыз!

Башкортстанда Татарстан көннәре. Радий Хәбиров Татарстан көннәрен ачуда «Без бергә яхшырак булдырабыз!» дигән девиз белән чыгыш ясаган.

Башкортстанда Татарстан көннәре. Радий Хәбиров Татарстан көннәрен ачуда «Без бергә яхшырак булдырабыз!» дигән девиз белән чыгыш ясаган.
Республика матбугат чаралары үзләренең сайтында хәбәр итүенчә, 17 апрельдә башкалабыз Уфаның “Башкортостан” дәүләт концерт залында Башкортстанда Татарстан көннәрен ачу тантанасы үткән. Чарада Башкортстан Башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашкан.


— Бүгенге кичә ике тугандаш халыкларның ныклы дуслыгына багышланган. Күп гасырлар ата-бабаларыбыз үзләренең хезмәт батырлыклары белән халыкларның туганлыгы Ватаныбыз иминлегенең һәм чәчәк атуның иң ныклы нигезе булуын исбатладылар. Бүген безнең республикада миллион татар яши — матур сан. Һәм алар үзләрен Башкортстанның уртак йортында бик әйбәт хис итәләр. Бу Татарстаннан читтә иң зур татар диаспорасы, — диде Радий Фәрит улы.

Радий Хәбиров Президент Рөстәм Миңнехановка Татарстанда башкорт диаспорасына ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. Башкортстан җитәкчесе билгеләп үткәнчә, республикада тарихи тамырларны, татар халкының гореф-гадәтләрен, телен саклап калу өчен барысы да эшләнә -- китаплар, татар телендә гәзитләр басыла, мәктәпләрдә балалар татар телен өйрәнә, ике татар театры эшли. Иртәгә Уфада Габдулла Тукайга һәйкәл ачылачак, хезмәттәшлек турында килешүләргә кул куелачак.


— Рөстәм Нургали улы бер ай эчендә Башкортстанга икенче тапкыр килде. Чын дуслар шулай яшәргә тиеш. Дөньяда башкортлар белән татардан якын дуслар юк. Без бергә яхшырак булдырабыз! — диде Радий Хәбиров.


— Әле генә без татар оешмалары активы белән очраштык. Андагы һәр чыгышта дуслык турында сүзләр яңгырады. 31 ел мондый чара булмады. Безгә бер-беребезгә ешрак килергә кирәк. Сезне Башкортстанның 100 еллыгы белән котлыйм. Алдагы елда Татарстанның юбилее, сезне шунда чакырам, — диде Рөстәм Миңнеханов.


Башкортстанда Татарстан көннәре — тарихи вакыйга. Эш шунда, соңгы мондый чара – Мәдәният көннәре 1988 елда узган, аннан 31 ел вакыт үткән. 2011 елда Татарстанда Башкортстан мәдәнияте көннәре булды. Башкортстанда Татарстан көннәре Башкортстан оешуга 100 еллык уңаеннан уздырыла. Бу — ике еллык концепция. Быел Башкортстанда Татарстан көннәре уза, киләсе елда исә, Татарстанның 100 еллыгын бәйрәм иткәндә, күрше республика Башкортстанны кабул итәчәк.


Соңыннан ике җитәкче ике республика үсешенә өлеш керткән мәдәният, мәгариф, бизнес эшлеклеләренә дәүләт бүләкләре тапшырган.

Татарстанның сәнгать осталары зур мәдәни шоу-программа тәкъдим иткән.





Читайте нас: