Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 апрель 2019, 14:06

Бөтендөнья башкортлары корылтае халыкара яшьләр форумына чакыра

«Башинформ» агентлыгы хәбәр итүенчә, Бөтендөнья башкортлары корылтае актив яшьләрне халыкара яшьләр форумына чакыра. Яшьләр советы 2019 елның 28 апрелендә Уфа шәһәренең «Торатау» конгресс-холында уза.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр итүенчә, Бөтендөнья башкортлары корылтае актив яшьләрне халыкара яшьләр форумына чакыра. Яшьләр советы 2019 елның 28 апрелендә Уфа шәһәренең «Торатау» конгресс-холында уза.
Мәйданчык Бакортстан һәм Русиянең башка төбәкләреннән 220 вәкилне берләштерә. Мәскәү һәм Чиләбе өлкәләре вәкилләре өчен телекүпер оештырыла, ә конференц-бәйләнеш системасы аша эшлекле һөйләшүгә Казахстан, Германия, Швейцария, Бөекбритания, Франция һәм Италия делегацияләре дә ҡушыла.
Форумда 18-35 яшьлекләр катнаша, алар оештыру комитетына башкорт халкының киләчәген 30 ел алга күзаллаган эссе тәкъдим итәргә тиеш. Гаризаны сайтта тутырырга һәм эшләрне дә шунда җибәрергә кирәк.
Яшьләр советында катнашучылар башкорт халкын үстерү стратегиясе, башкорт телен саклау һәм үстерү, глобаль мәдәни экспансия, республикадан читтә яшәгән башкортларга ярдәм итү программасы, милли мәгариф системасын үстерү программасы өстендә эшли. Форум барышында катнашучылар сигез проект мәйданчыгына бүленә, көн азагында аларның эш сөземтәләре бенән таныштыра. Соңыннан проектлар 2019 елның 3 июненә кадәр онлайн-режимда эшләнеп бетәргә тиеш.
Иң актив 10 катнашучыга 28 июньдәге V Бөтендөнья башкортлары корылтаенда катнашу мөмкинлеге бирелә.
Яшьләр советын оештыручы — Башкортстанның Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы булышлгында Бөтендөнья башкортлары корылтаеның Башкарма комитеты, Мәскәү шәһәренең һәм Мәскәү өлкәсенең Башкорт корылтае, Чиләбе шәһәренең Башкорт корылтае.
Чыганак: “Башинформ” агентлыгы.
Читайте нас: