Бүген Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев вакытыннан алда вазифасын бушаткан. Комиссия утырышында шул хакта карар кабул ителгән.
Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин белдерүенчә, Хәйдәр Вәлиев БР Башлыгы Хакимиятенә эшкә күчә һәм мөһим идарәлекләрнең берсен җитәкләячәк.