Балтач балалар сәнгате мәктәбе вокалисткасы Амалия Гайниәхмәтова ачкан концертта һәвәскәр артислардан башлап, Әскар Абразаков, Роберт Юлдашев кебек, исемнәре дөнья күләмендә танылган халык артистлары, "Курайчы", "Аргамак" төркемнәре, Башкорт милли симфоник оркестры, Милли халык уен кораллары оркестры, Дәүләт академия хор капелласы, Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре, “Мирас” җыр һәм бию фольклор ансамбльләре чыгыш ясады.