Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 март 2019, 13:20

Камил Кашаев Башкортстанның яңа прокуроры булачак

Республика Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутатлары пленар утырышта Башкортстан прокуроры вазифасына Камил Кашаев кандидатурасы белән килешкән. Бу кандидатураны Идел буе федераль округындагы Генераль прокуратура идарәлеге начальнигы Александр Акатьев күрсәткән. Ул Камил Кашаевның һөнәри һәм таләпчән белгеч итеп танылуын билгеләгән.

„...Мин Башкортстанның дәүләт власте органнары белән конструктив хезмәттәшлектә эшләүә йөз тотам. Халыкның социаль яктан якланмаган катламы ихтыяҗларын яклаячакбыз. Прокуратураның эше үтәкүренмәле булырга тиеш, массакүләм хәбәрдарлык чаралары белән активрак хезмәттәшлек итәчәкбез,” — дип билгеләгән Камил Кашаев.
Камил Кашаев коррупциягә каршы тору чараларына һәм төзелеш өлкәсендәге хокук бозуларга аерым игътибар бүләргә исәп тота. Прокуратура милли проектларга бүленгән акчаларның тотылуына күзәтчелек итәчәк, урманнарны законсыз кисүгә, алкогольнең законсыз әйләнешенә юлны ябачак.
Белешмә: Камил Альберт улы Кашаев 1973 елда Татарстанда туган, Казан дәүләт университетын тәмамлаган, 1995 елдан прокуратура органнарында хезмәт итә. Район прокуроры ярдәмчесеннән башлап Русия Федерациясе Генераль прокуратурасының Баш җинаять-суд идарәлеге начальнигы урынбасары — Дәүләт гаепләүчеләре идарәлеге начальнигына кадәр юл үтә. „ЮКОС”ның хәвефсезлек хезмәте экс-начальнигы Алексей Пичугинга каршы процесста дәүләт гаепләүчесе була. „Русия Федерациясенең Мактаулы прокуратура хемәткәре”, икенче дәрәҗә „Законга тугрылык өчен” аермалы билгесе, Русия Федерациясе Генераль прокуратурасы Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.
„Башинформ” агентлыгы мәгълүматларына нигезләнеп Аида ХӘЙРТДИНОВА әзерләде.
Читайте нас: