Барлык яңалыклар
Сәясәт
14 март 2019, 12:04

Муниципалитетларда хәл итү кирәк

Хөкүмәт йортында республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Башкортстанның Инвестицион советы утырышын үткәрде

Хөкүмәт йортында республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Башкортстанның Инвестицион советы утырышын үткәрде. Анда Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик башлангычлар агентлыгы генеральный директоры Светлана Чупшева, эшлекле даирәләр һәм үсеш институтлары вәкилләре катнашты.


Радий Хәбиров сүзләренә караганда, төбәкнең инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыру ысулларының берсе агентлык тарафыннан формалаштырылучы Инвестицион мохит торышының дәүләт рейтингы булырга тиеш, ул уңышлы тәҗрибәләрне һәм нәтиҗәле алымнарны үзенә туплый.– Башкортстан икътисады Идел буе федераль округында әйдәп баручы тармакларының берсе. Республиканың социаль-икътисади үсеш стратегиясендә куелган мәсьәләләр гомумфедераль максатлар белән тулысынча тәңгәл килә, – диде Светлана Чупшева. – Әмма хәзерге үсеш темплары, инвестицияләр күләме кебек үк, төбәк мөмкинлекләренә туры килми.

Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин республикада инвестицион һәм эшкуарлык мохитен яхшырту буенча проект офисы эшчәнлеге турында сөйләде.

Радий Хәбиров ассызыклагвынча, инвестицион мохитне яхшырту мәсьәләләрен, беренче чиратта, муниципалитетлар дәрәҗәсендә хәл итәргә кирәк. Шуңа күрә шәһәр һәм район башлыклары белән тыгызрак эшләргә, аларны өйрәтергә, территорияләрне уңышлы үстерү­нең нигезе нәрсәдә булуын аңлатырга кирәк.


Чыганак кызыл таң

Читайте нас: