Барлык яңалыклар
Сәясәт
25 февраль 2019, 17:22

Чүп-чарны аерып җыюга күчәчәкбез

Чүп-чарны аерып җыюга күчәчәкбез

Бүгенге оператив киңәшмәдә республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров каты көнкүреш калдыкларын җыюга бәйле халыктан килгән зарларга тукталды.


Аларның күпчелеге түләүләргә кагыла. Радий Хәбиров тагын бер тапкыр калдыклар җыйган өчен түләүне кеше башыннан шәһәрдә — 70 һәм авыл җирендә 35 сумнан арттырмау бурычын куйды. Ул, шулай ук, җаваплы кешеләргә чүп-чарны аерып җыюга күчү механизмнарын уйларга кушты.

— Бу мәсьәләне хәл итсәк, без калдыкларны 20-30 процентка киметә алачакбыз. Реформаның максаты — елдан-ел күбрәк җитештерелүче чүп-чар күләмен киметү.
Чыганак кызыл таң
Читайте нас: