Дмитрий Медведев тирә-як мохиткә зыян салган өчен ставканы 2023 елга кадәр узган ел дәрәҗәсендә саклап калу турында боерыкка кул куюы турында хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, бу халык өчен тарифларны киметергә ярдәм итәчәк.
Дмитрий Медведев, шулай ук, арытаба контейнерларда тупланган чүп-чарның фактик күләменнән чыгып түләү системасына күчү кирәклеген белдерде.
– Һәр гражданга күпме чүп туры килүен билгеләү авыр, әлбәттә, әмма кешеләр артык акча түләмәсен өчен тырышырга кирәк, – диде Премьер-министр. – Бу – төп максат. Ул гади түгел һәм әлеге өлкәдәге барлык процессларга да аерым игътибар таләп итә.