Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 гыйнвар 2019, 14:03

Контснтин Толкачёв — “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе секретаре

Дәүләт Җыелышы – Корылтай йортында дәүләт органнары җитәкчеләре, сәйәсәтчеләр, җәмәгать оешмалары вәкилләре мөһим чарага җыелды.

Дәүләт Җыелышы – Корылтай йортында дәүләт органнары җитәкчеләре, сәйәсәтчеләр, җәмәгать оешмалары вәкилләре мөһим чарага җыелды.


“Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе конференциясендә – 203 делегат катнашты. Республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның котлау сүзен укып ишеттергәч, партиянең Волга буе төбәкара координация советы җитәкчесе Вячеслав Тимченко чыгыш ясады.


– Республика җитәкчесе Радий Хәбировны күптән беләм. Ул – безнең партиядән лаеклы кандидат. Барлык көнүзәк проблемаларны хәл итә алачагына, республика мәнфәгатендә бар көчен салып эшләячәгенә ышанам, – диде Вячеслав Степанович.


Артабан Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе, “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсә секретаре Константин Толкачев “Бердәм Русия” партиясе Башкортстан төбәк бүлекчәсенең, “Бердәм Русияә” партиясенең XVIII съезында партия уставына кертелгән үзгәрешләрне дә исәпкә алып, 2019 елга бурычлары турында” дигән доклад белән чыгыш ясады.


Конференция “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсә секретареның, Төбәк сәяси советы әгъзаларының, Төбәк сәяси советы президиумы әгъзаларының вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар чыгарды.


Артабан яшерен тавыш бирү юлы белән “Бердәм Русияә” партиясенең төбәк бүлекчәсе секретаре сайланды. Ул – Башкортстандың Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачев.


Шулай ук Төбәк сәяси советы һәм Төбәк сәяси советы президиумы әгъзаларыны сайланды.
“Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе конференциясендә балтачлылар да катнашты.
Читайте нас: