Барлык яңалыклар
Сәясәт
16 гыйнвар 2019, 13:32

„Бердәм Русия” Партиясе җәмәгатьчелек өчен әһәмиятле проектлар конкурсына башлангыч бирде

Район Хакимиятенең утырышлар залында „Бердәм Русия” партиясенең Балтач районындагы урындагы бүлекчәсенең конференциясе үтте. Аның эшендә партиянең райондагы башлангыч берләшмәләреннән күрсәтелгән делегатлар катнашты.

Район Хакимиятенең утырышлар залында „Бердәм Русия” партиясенең Балтач районындагы урындагы бүлекчәсенең конференциясе үтте. Аның эшендә партиянең райондагы башлангыч берләшмәләреннән күрсәтелгән делегатлар катнашты.
Партиянең урындагы бүлекчәсе секретаре Расих Акберов „Бердәм Русия” сәяси партиясенең XVIII съезды йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар” белән таныштырды. Партиянең урындагы бүлекчәсенең башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Сираев „Бердәм Русия” Партиясенең башлангыч бүлекчәләренең җәмәгатьчелек өчен әһәмиятле проектлар конкурсы турында” сөйләде.
Узган елның 7, 8 декабрь көннәрендә Мәскәүдә „бердәм Русия” Партиясенең XVIII съезды үтте.
—Агымдагы елда муниципаль дәрәҗәдә безгә 15 авыл җирлегендә 120 мандатны яңарту тора. Безнең бурыч — барлык 123 мандатка да „Бердәм Русия” Партиясеннән кандидатлар күрсәтергә, бүгеннән алдан тавыш бирүгә әзерләнә башларга кирәк, — диде Расих Акберов. Аннары сәяси партия тарафыннан тормышка ашырылган проектларга тукталды. 2018 елда районда Сабантуй мәйданында „Шәһәр мохите” проекты чикләрендә яңа сәхнә урнаштырылды, брусчатка җәелде, керү юлы асфальтланды, трибуна әйләнәгә рәшәткәләп алынды, милли көрәш мәйданчыгы эшләнде. „Реаль эшләр” проекты уңышлы тормышка ашырыла. Узган елда районда әлеге программа 24 объектны төзү, төзекләндерү һәм вакытында файдалануга тапшыру мөмкинлеге бирде. Расих Акберов белдерүенчә, агымдагы елда әлеге проект буенча финанслау күләме арттырылачак һәм бүген сайлаучылардан наказлар җыю дәвам итә. „Балалар спорты” федераль проекты да „Бердәм Русия” Партиясе башлангычы. 2018 елда шушы проект чикләрендә Югары Карыш урта мәктәбенең спорт залы капиталь ремонтланды.
Илнур Хатиб улы „Бердәм Русия” Партиясенең башлангыч бүлекчәләренең җәмәгатьчелек өчен әһәмиятле проектлар конкурсы турында аңлатты.
Партиянең соңгы съездында җәмәгатьчелек өчен әһәмиятле проектлар конкурсына башлангыч бирелде.
—Башлангыч бүлекчәләр грант яклавына исәп тота алалар. Конкурс сайлап алуын үткән һәр проектка 200 мең сумга кадәр федераль акча бүленә. Проектлар җәмәгатьчелек өчен әһәмияткә ия, озак вакытка исәпләнгән, халыкны берләштерүгә юнәлтелгән булырга тиеш. Нинди дә булса проектта катнашу турында карар башлангыч оешманың гомум җыелышында кабул ителә, аннары документлар Партиянең урындагы бүлекчәсенә бирелә, — дип аңлатты Илнур Сираев һәм районнан күп башлангыч бүлекчәләрдән катнашырга теләк белдерелүен әйтте.
Конференция барышында Партиянең урындагы бүлекчәсенең контроль комиссиясе составы яңартылды. Рөстәм Фәтхиев, Лилия Хәмәтова кандидатуралары тәкъдим ителде һәм бертавыштан хупланып, сайланды.
Аннары „Бердәм Русия” партиясенең агымдагы елда үтәчәк Башкортстан төбәк бүлекчәсе конференциясенә делегат сайланды. Конференция барышында делегат итеп урындагы сәяси совет әгъзасы Рөстәм Вәлиевны сайларга дигән тәкъдим хупланды һәм ачык тавыш бирү юлы белән ул бертавыштан делегат итеп сайланды.
Конференциянең соңында Партиянең урындагы бүлекчәсенең 2019 елга бурычлары расланды. Партия әгъзалыгына кабул ителгән яңа әгъзаларга билетлар тапшырылды.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: