Михаил Киреев былтыр тәмамланган «Якты шәһәр» программасын яңарту турында сөйләде. Алдагы алты елда әлеге максатларга 3 миллиард 817 миллион сум акча юнәлтеләчәк. -- Соңгы вакытта республиканың 51 торак пунктында 2225 яктырткыч урнаштырылды, бу кирәкле күләмнең 1,5 процентын тәшкил итә. 8500 фонарь ремонтланды. 10 февральгә кадәр кече һәм эре 40 торак пунктында 1000 яктырткыч урнаштырылачак, -- диде Михаил Киреев. Республика Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров магистральләрне яктырту һәм шунда ук видеофиксация камералары урнаштыру, шулай ук Уфаның Инорс бистәсен һәм башка территорияләрне яктырту кирәклеге турында әйтте, бәлки, моның өчен аерым программа кабул итәргә кирәк булыр, диде.