Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 декабрь 2018, 10:26

”Максат куймый гына ахыргы нәтиҗәгә ирешеп булмый”

Владимир Путин йомгаклау матбугат конференциясе үткәрде.

Владимир Путин йомгаклау матбугат конференциясе үткәрде.
Кичә, 20 декабрьдә Президент Владимир Путин йомгаклау матбугат конференциясендә Русия һәм чит ил журналистларының сорауларына җавап бирде. Халыкара сәүдә үзәгендә оештырыл­ган чарага 1702 журналист аккредитация үткән. Былтыр — 1640, 2016 елда 1437 матбугат чарасы вәкиле катнашкан иде.


Берничә сәгать дәвам иткән чара барышында узып барган елга йомгак та ясала. Быелгы матбугат конференциясе дә икътисади күрсәткеч­ләрне барлаудан башланды.
— Тулай эчке продукт — 1,7 процентка, эшкәртү тармагында күрсәткечләр 3,2 процентка артты. Халыкның реаль керемнәре үсеше - 0,5 процент. Реаль хезмәт хакы да үсә. Узган атнада бераз үсеш билгеләнсә дә, инфляция дәрәҗәсе дә тотрыклы. Эшсезлек кими. Узган ел әлеге күрсәткеч тарихи минимум булды, — диде Владимир Владимирович. — Финанс тармагы ныгый, алтын валюта резервлары арта. 2011 елдан башлап беренче тапкыр бюджет профицитына ирешелде. Милли байлык фонды да үсә. Быел пенсиянең уртача еллык күләме 14163 сумга җитте.
Владимир Путин гомер озынлыгының артуын да игътибардан читтә калдырмады. Узган елда ул 72,7 ел тәшкил иткән булсс, быел 72,9 елга тиң, дип билгеләде Президент.
Беренче сорауны ТАСС хәбәрчесе бирде: “Дәүләт проектларын тормышка ашыруның мәгънәсе һәм аңа ышаныч бармы?”
— Илгә алга китү кирәк, шуннан башка киләчәк юк, — дип ассызыклады Владимир Путин. — Максат куймый гына ахыргы нәтиҗәгә ирешеп булмый. Моның өчен ресурслар кирәк, Хөкүмәт һәм хакимият аларны эзләү белән шө­гыльләнә.
Журналист икътисад торышы турында сорады: “Сез Медведев командасы белән канәгатьме? Хөкүмәт үз эшчәнлеге фаразла­рында нәрсәгә таяначак?”
Дәүләт башлыгы сүзләренә караганда, исәпләүләрне “механик рәвештә” алып барырга ярамый. 2008 елдан икътисад үсеше 4,7 процент тәшкил иткән. 2021 елдан Хөкүмәт үсешне 3 процентка планлаштыра. Икелә­нүләр булуы мөмкин, әмма иң мөһиме – икътисадның башка лигасына керү.
Владимир Путинның ундүртенче зур матбугат конференциясе “Беренче канал”, “Россия-1”, “Россия-24” телеканалларында, “Маяк”, “Вести FM” һәм “Радио России” радиостанцияләрендә туры эфирда барды. “Общественное телевидение России” (ОТР), шулай ук ОТР сайтында (http://www.otr-online.ru/online/) матбугат конференциясенең сур­дотәрҗемәсен карау мөмкинлеге булдырылды.
Владимир Путин журналистлар белән очрашуларны 2001 елдан башлап үткәрә. Иң кыска вакытлы конференциясе 1 сәгать 33 минут дәвам итте, иң озыны Владимир Путин Русия Хөкүмәтенә китәр алдыннан 2008 елда булды: ул 4 сәгать 40 минутка сузылды, анда ил башлыгы 100дән артык журна­листның соравына җавап бирде. Гомумән алганда, Русия Президенты шушы форматта киңкүләм матбугат чаралары вәкилләре белән 43,5 сәгать аралашты.
Аида ХӘЙРТДИНОВА әзерләде.
Читайте нас: