Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 декабрь 2018, 22:22

Балтач районының тугыз үсмере бүген кулына шәхесне раслаучы төп документ алды

Районның ундүрт яшьләре тулган тугыз үсмере бүген тантаналы рәвештә кулларына паспорт алды.

Районның ундүрт яшьләре тулган тугыз үсмере бүген тантаналы рәвештә кулларына паспорт алды.
Бу тантанада чикләнгән җаваплылыктагы “Газпром трансгаз Уфа” җәмгыятенең генеральный директоры, Башкортстан Республикасының Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты Шамил Шәрипов, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев катнашты.
“Бердәм Русия” партиясенең Балтач районындагы урындагы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Сираев яшьләрне гомерләрендәге истәлекле вакыйга уңаеннан котлады, илебезнең төп документының кыскача тарихы белән таныштырды.
—Бүген сез илебезнең тулы хокуклы гражданнары булдыгыз. Нинди илдә, нинди республикада һәм районда яшәгәнегезне онытмагыз. Иң матур, иң бай җирдә яшисез. Моның белән горурланыгыз. Туган, яшәгән җирегезне саклагыз, аны яклагыз, - диде Шамил Шәрипов.
Аннары илебезнең иң яшь гражданнарына ихлас теләкләрен җиткереп Илгиз Әхвәс улы төп документны тапшырды.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: