Барлык яңалыклар
Сәясәт
4 ноябрь 2018, 19:36

Радий Хәбиров:"Кешеләр социаль челтәрләрдә "утыра" икән, без дә шунда булырга тиеш"

Радий Хәбиров мәгълүмат чараларының, аеруча район гәзитләренең мөһим социаль миссия үтәвен билгеләде.

Кичә Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республика һәм муниципаль киңкүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашты.


Бүген мәгълүмат чараларының эшчәнлеге төбәк Башлыгының 30 октябрьдәге Указына ярашлы, "Башинформ" дәүләт предприятисе тарафыннан координацияләнә.


Радий Хәбиров мәгълүмат чараларының, аеруча район гәзитләренең мөһим социаль миссия үтәвен билгеләде.
- Җәмгыятьтә гаделлек аерым әһәмияткә ия. Бу хәлгә сез игътибарлы булырсыз, дигән ышанычтамын. Әгәр сез гаделсезлекләрне күрмәсәгез, моны сезнең өчен интернет һәм социаль челтәрләр эшләячәк,- диде Радий Фәрит улы.
Республика җитәкчесе сүзләренә караганда, дәүләт власте һәм урындагы үзидарә органнары эшчәнлегенең төп принципы - кешегә йөз белән борылу.
- Әле без социаль челтәрләрдә эшлибез. Бу да кешегә йөз белән борылу. Район хакимияте башлыгы интернет аша халык белән аралаша икән, кешеләр моңа өйрәнә. Бу коммуналь мәсьәләләрне оператив чишәргә, территория белән нәтиҗәле идарә итәргә ярдәм итә, - диде Радий Хәбиров. - Интернетсыз яшәп булмый. Анда эшләргә кирәк. Халык кайда, без шунда булырга тиеш. Алар социаль челтәрләрдә "утыра" икән, без алар янына килергә тиеш.


"Кызыл таң" рәсми сайтыннан.
Читайте нас: