Барлык яңалыклар
Сәясәт
15 октябрь 2018, 18:32

“Башинформсвязь” җәмгыятенең Балтач линия-монтаж участогында күнегүләр үтте

“Башинформсвязь” җәмгыятенең Балтач линия-монтаж участогы хезмәткәрләренең янгын очрагында җитезлеге бүген күнегүләрдә сыналды.

Штаттан тыш хәлләр очрагында хезмәткәрләрнең югалып калу очракларын булдырмау максатында, "Башинформсвязь” җәмгыятенең Балтач линия-монтаж участогында, планга ярашлы, елына ике тапкыр күнегүләр үткәрү оештырыла.
—Күнегүләр билге өчен генә оештырыларга тиеш түгел. Барлык хезмәткәрләр күңелсез хәл булган очракта тиешле карар кабул итеп, үз-үзен һәм мөлкәтне саклау хәстәрен күрә белергә тиеш. Шушы бина эчендә хезмәт куйган һәр хезмәткәр янгынга каршы үз бурычларын автоматик рәвештә үти алырлык дәрәҗәгә җитеп шомарырга тиеш. Димәк, күнегүләргә артык мәшәкать, дип карамаска кирәк, чөнки бурычларны искә төшерү комачауламый. Коллепктивыбыз яңа хезмәткәрләр белән дә тулыланып тора. Алар да яңа эш урынындагы янгынга каршы тору, террористик актларга каршы тору камгыйдәләре белән хәбәрдар булырга тиеш,--диде “Башинформсвязь” җәмгыятенең Балтач линия-монтаж участогы начальнигы Нәфис Сәетов, күнегүләр алдыннан хезмәткәрләр белән инструктаж үтикәргәндә.
Күнегү сценарийы буенча көнкүеш бүлмәсендә бер хезмәткәр сусыз килеш чәйнек кабызудан янгын чыга. Сигнализация тавыш бирә. Бинадагы “Башинформсвязь” җәмгыятенең Балтач линия-монтаж участогы, почта хезмте, “Землемер” җмгыяте, микрофинанслау үзәге персоналы мөлкәтне эвакауацияләргә, кул астындагы янгын сүндерү кирәк-яраклары белән утны сүндерергә ашыга.
“Тревога” сигналы яңгыраганнан соң биш минут үтүгә янгын сүндерү расчеты да килеп җитте.
Минутлар эчендә шартлы янгын чыганагы юк ителде.
Гадәттәгечә, күнегүләр хезмәткәрләрнең янгын сүндергеч портатив җайланма белән эш итә белүеy тикшереп карау белән тәмамланды.
Читайте нас: