Барлык яңалыклар
Сәясәт
9 сентябрь 2018, 19:01

Тучыбай авылы сайлаучылары “Чәчкә бәйрәме” шаһитлары булдылар

Тучыбай авылында бүген “Авылымның матур чәчәкләре” дигән үзенчәлекле бәйрәм оештырдылар. Авыл мәдәният йорты фойесында уңган ханымнар тырышлыгы белән үстерелгән аллы-гөлле гөлләмәләрдән күргәзмә эшләде.

Сайлауда, һәрвакыттагыча, халыкның активлыгы югары булды. Үз-үзен йөртә алган сайлаучылар иртәнге сәгать белән сайлау участогына юлландылар һәм үзләренең гражданлык бурычларын үтәделәр. Ә яшь сайлаучылар Артур Зарипов белән Илсур Нигамаев икесе бер вакытта килеп бюллетень алдылар һәм йөрәкләре кушуы буенча тавыш бирделәр.

Читайте нас: