1136 санлы Көнтүгеш сайлау участогында 14.00 сәгатькә сайлаучыларның 78 проценты тавыш биргән иде.
Бер-берсен күреп сөйләшү, аралашу мөмкинлеге биргән мондый чараларны көнтүгешләр бәйрәм кебек көтеп алалар һәм активлык ягыннан да сынатмыйлар.
Тугызынчы дистәне ваклаган хезмәт ветераны Хәния Гайсина үз аяклары белән участокка килеп тынычлык, иминлек өчен тавыш бирде. Бөек Ватан сугышы ветераны Зөфәр Хәкимҗанов һәм аның тормыш иптәше Әлфидә Хәкимҗанова, олы яшьтәге Әлфизә Сәитгәрәевалар өйләрендә гражданлык бурычларын үтәде.